Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Ак торналар көнен билгеләп үттеләр
2025 елның 22 октябре, чәршәмбе
2025 елның 22 октябрендә бөтен Россия «Ак торналар» көнен үткәрә. Бу көн рухилык, шигърият бәйрәме һәм барлык сугыш кырларында һәлак булганнар турында якты истәлек буларак билгеләп үтелә. Бу көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 4 нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары өчен «Ак торналар чакыруы» дигән әдәби-патриотик сәгать үткәрделәр. Бу бәйрәм Россиянең күпмилләтле халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, мәдәниятләрнең үзара үтеп керүенә һәм аңлауга ярдәм итәргә тиеш. Китапханәчеләр катнашучыларны Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов инициативасы белән оештырылган Ак торналар бәйрәме тарихы белән таныштырдылар. Бөтен дөньяда торналар образы сугыш фаҗигасе символы булып тора, ә Р.Гамзатов шигыренә язылган «Торналар» җыры барлык сугышларда һәлак булганнар истәлегенә гимнга әверелде. Кунаклар шулай ук шагыйрьне «Торналар» шигырен язарга нәрсә этәргәнен белделәр. Балалар Хиросима фаҗигасе турында: 1945 елның 6 августында америкалылар Япон халкына коточкыч корал-атом бомбасы кулланып көчле һөҗүм ясавын белделәр. Меңләгән кеше, шул исәптән балалар да нурланыш авыруының корбаннары булды. Балалар кан рагы белән авырган Садако Сасаки исемле кыз тарихын ишеттеләр. Япон риваяте: кем дә кем 1000 кәгазь торна җыя, шуның теләге чынга ашачагы турында белделәр. Шулай ук Бөек Ватан сугышын, Әфган, Чечен сугышын, Чернобыль һәлакәтен һәм күп кешеләрнең гомерен өзгән башка фаҗигале вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук планетаның төрле почмакларында торналарга куелган һәйкәлләр турында сөйләделәр. Укучылар Рәсүл Гамзатовның «Торналар» шигыренә багышланган плакат ясадылар. Чара дәвамында шигырьләр яңгырады, катнашучылар «Летят журавли» кинофильмыннан кадрлар карадылар һәм «Журавли» җырын тыңладылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз