Бүген хакимият бинасының зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Н.Камалова рәислегендә Зәй муниципаль районы ветераннары (пенсионерлары) җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә район башлыгы Р. Г. Кәримов, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Х. Г. Иштирәков, Көньяк-Көнчыгыш ветераннар Советы иҗтимагый оешмалары кураторы В. И. Яшанин, Сарман муниципаль районы ветераннар советы рәисе А. М. Харисов, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешмалар, идарәләр җитәкчеләре, хәрби комиссариат, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.