Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры уза
2025 елның 18 октябре, шимбә
Бүген «Давыдов-Арена» боз сараенда Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Турнир Бөтенроссия статусында җиденче тапкыр уза һәм анда Россия Федерациясенең 4 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 25 район һәм шәһәреннән 287 спортчы катнаша. Чара башланыр алдыннан кунаклар Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, «Дулкын-Волна» бассейнында, автовокзалда, психологик - педагогик ярдәм үзәгендә булдылар, Фәрдиев исемендәге паркта истәлекле билгегә чәчәкләр салдылар. Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, ТР татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры урынбасары Константин Горбунов, «Сетевая компания» АҖнең Түбән Кама электр челтәрләре филиалы җитәкчесе Эдуард Шаронов, Ринат Фәрдиевнең туганнары, ярышларның баш хөкемдары Рәкыйп Фәйзуллин катнашты. Сәламләү сүзләре бүләкләү тантанасы белән чиратлашып барды. Физик тәрбиянең заманча методикаларын камилләштерүгә керткән шәхси өлеше, шулай ук спортның милли һәм Олимпия төрләрен үстерүдә актив катнашканы өчен Разиф Кәримов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Халыкның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүенә шартлар тудыруга керткән өлеше өчен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин Россия көрәше федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде; Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен Россия көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илзирә Тимеркаева бүләкләнде; Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында көрәш үсешенә керткән өлеше өчен, шулай ук 60 яшьлек юбилее уңаеннан Россия көрәше федерациясенең Рәхмәт хаты "Зәй " спорт мәктәбенең көрәш буенча тренер-укытучысы Илсур Зиатдиновка тапшырылды; Намуслы хезмәте һәм Зәй муниципаль районында көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен «Зәй» спорт мәктәбе директоры Рамил Фаршатовка ТР спорт министрының Рәхмәте белдерелде; Зәй муниципаль районында көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен, шулай ук 65 яшьлек юбилее уңаеннан спорт ветераны Петр Анисимов ТР Көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде; Зәй муниципаль районында көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен, шулай ук 60 яшьлек юбилее уңаеннан спорт ветераны Мансур Минһаҗев ТР Көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде; Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышларын уздыруда ярдәм иткәне өчен Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты Чаллы шәһәренең «Чаллы» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәйзрахмановка тапшырылды; Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән шәхси эшмәкәр Ольга Дубровина, «Зәй» спорт мәктәбенең баш хисапчысы Эльвира Кузнецова һәм инструктор-методист Анна Гулюшова бүләкләнде. Ярышлар 2 көн дәвамында узачак. Өлкәннәр-җиде, яшүсмерләр 11 авырлык категориясендә көрәшәчәк. Турнирның ябылу тантанасы иртәгә, 19 октябрьдә, 13 сәгатькә билгеләнгән.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
гыйнвар, 2026 ел
«Зәй-Информ» редакциясендә күчмә диспансеризация узды
Зәйдә “Зәй-информ” газетасы редакциясе коллективы өчен күчмә диспансеризация узды. Акцияне «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында Зәй үзәк район хастаханәсе үткәрде. Шәһәр предприятиеләрендә күчмә диспансеризация форматы күптән үзен күрсәтте һәм редакция коллективы - журналистлар, техник белгечләр һәм машина йөртүчеләр - мондый чараларда актив катнашалар.
Зәйдә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрби хезмәткәрне соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучы –контракт хезмәте рядовое Белов Вячеслав Александрович белән хушлашты. Матәм чарасы Мирный микрорайоны мәдәният йортында узды.
13
гыйнвар, 2026 ел
Зәйдә «Минем ишегалды лагере» проектының кышкы сменасы узды
Зәй яшьләре кышкы каникулларны актив һәм файдалы үткәрделәр! «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кышкы каникулларда Зәйдә күп кенә «Минем ишегалды лагере» проекты гамәлгә ашырылды. Проект "Курше" фестиваленең кышкы сезоны кысаларында җиңде!
12
гыйнвар, 2026 ел
Зәйдә балалар һәм яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын үстерү өчен мәгариф инфраструктурасы яңара
Сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү дәүләтнең заманча социаль сәясәтенең төп максатларыннан берсе булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз