Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы туган авылы хакына күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Рәисе игътибарына лаек булды
2025 елның 17 октябре, җомга
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисенең ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы узды. Тантаналы чарада район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе дә катнашты. Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә системасында эшләүгә өч дистә елдан артык вакыт багышлаган авыл җирлекләре җитәкчеләрен билгеләп үтте. Алар арасында Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәбибулла улы Туктаров та бар. "Без ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калулары өчен рәхмәтле. Бу авыл территорияләрен үстерү өчен аеруча мөһим. Җирле үзидарә органнарында эшләүче кешеләр - кече ватанга хезмәт итү һәм аны яратуның ачык үрнәге", - дип билгеләп үтте үз мөрәҗәгатендә Рөстәм Миңнеханов. Мөнир Хәбибулла улы Туктаров җирле үзидарә органнарында 1990 елдан бирле эшли. Аның җитәкчелегендә 4 дистәгә якын ел эчендә Югары Пәнәче җирлеге сизелерлек үзгәрә: урамнар төзекләндерелә, социаль инфраструктура ныгытыла, мәдәният һәм спорт үсеш ала. Җитәкченең төп казанышы - кешеләрне уртак максатлар тирәсенә берләштерү һәм авылда лаеклы яшәү өчен шартлар тудыру. Дәүләт Советы залында 30 елдан артык хезмәт стажы булган берничә авыл җирлеге җитәкчесе бар иде. Татарстан Рәисе алардан торып басуларын үтенде, һәм бөтен зал җирлек башлыкларын көчле алкышлар белән каршы алды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Зәйдә чаңгы сезонын ачу тантанасы узды
Бүген Зәй муниципаль районында күптән көтелгән вакыйга – чаңгы сезонын ачу тантанасы узды.
22
декабрь, 2025 ел
Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының беренче туры узачак!
22-24 декабрьдә "Ялта-Зәй" спорт комплексында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының беренче туры узачак!
Зәйлеләр хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм озаттылар
15 декабрьдә Зәйдән хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм белән 20 тонналы ике фура юл тотты. Яңа ел алдыннан сугышчыларга техника, бүләкләр һәм көнкүрештә кирәкле әйберләр тапшырдылар.
Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан К.А. Иванов белән хушлашты
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан 42 яшьлек Константин Альберт улы Иванов белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз