Хөрмәтле авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең хезмәт – иминлек һәм тотрыклылык нигезе, нәкъ менә сез азык-төлек куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын тәэмин итәсез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә Зәй районы елдан-ел республикада алдынгы урыннарны тота. Крестьян бурычына тугры булуыгыз һәм туган җиргә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Уртак тырышлык белән быел да бөртекле культуралардан лаеклы уңыш җыеп алынды: 31 963 га мәйданнан 112511 тонна ашлык суктырылды, уртача уңыш 35,2 центнер тәшкил итте. Гектарыннан 460 центнер уңыш белән шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә, 5 мең гектарга якын көнбагыш һәм 2 мең гектардан артык мәйданда бөртеккә кукуруз җыю дәвам итә. 51 фермер хуҗалыгы, үсемлекчелектә һәм терлекчелектә үз эшчәнлеген нәтиҗәле алып барып, югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә лаеклы өлеш кертә. Атна саен уздырылучы ярминкәләрдә катнашып, шәһәр халкын арзан бәядән ит, сөт, яшелчә һәм башка кирәкле продукция белән тәэмин итүләре өчен аларга зур рәхмәт. Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре тотрыклы эшләүләре белән куандыра. “Зәй шикәре” АҖендә җитештерелгән шикәр комы, башка продукциягә ихтыяҗ зур, “Зәй икмәк кабул итү пункты”, “Зәй элеваторы” күрше-тирә район кырларыннан җыелган бөртеклеләрне дә сыйфатлы саклауга, эшкәртүгә йөз тоталар. Гомерләрен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган, хәзер яшь буынны тәрбияләүгә булышучы авыл хуҗалыгы ветераннарына хөрмәтебез чиксез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!