Зәйдә районның Икътисадый совет утырышы узды

2025 елның 10 октябре, җомга

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә районның Икътисади советы утырышы узды. "Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУнең 2025 елның 9 аендагы эшчәнлегенә төп йомгаклар һәм 2025 елга перспектив планнар белән баш ветеринария табибы Фоат Исламов таныштырды. Зәй районы ветеринария хезмәтенең эше терлекчелекнең тотрыклы эпизоотик иминлеген тәэмин итүгә, йогышсыз авыруларга юл куймауга, район территориясен читтән инфекция керүдән саклауга, ветеринария-санитария ягыннан куркынычсыз продукция чыгаруга юнәлдерелгән.

   Икътисадый совет әгъзалары фикер алышты. Йомгак ясап Разиф Галиевич коллективка бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, кайбер күрсәткечләрне яхшырту буенча тәкъдимнәр әйтте һәм киләчәктә дә учреждениенең мөһим һәм кирәкле эшчәнлегендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International