Үзәк китапханәдә әдәби-мәгълүмати сәгать узды

2025 елның 10 октябре, җомга

«Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Без бергә» федераль проекты, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Зәй муниципаль районының 4 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Дүрт аяклы солдатлар» әдәби-мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Балаларга Бөек Ватан сугышы вакытында кешегә тугры дус булган этләрнең мина эзләү, санитар, элемтәче, диверсант һәм башка төрле рольләрне башкарулары турында сөйләделәр. Атлар да, дөяләр дә сугышларда мөһим роль уйнаган. Сугышта аларны транспорт көче буларак кулланганнар, бигрәк тә артиллериядә. Мәчеләр чыдамлы һәм көчле атлардан аермалы буларак, өйрәтүчәнлеккә ия булмауларына карамастан, алар шулай ук кешеләргә авыр сугыш елларын кичерергә ярдәм иткәннәр. Мәчеләр блокададагы Ленинградта зур роль уйнаган-Эрмитаж саклагычларын күселәр һәм тычканнардан саклаганнар. Укучыларга «Дүрт аяклы геройлар», «Геройларга багышлана»дигән видеороликлар күрсәтелде. «Сугыш вакытында хайваннар» китап-иллюстратив күргәзмәсе ясалды. Балалар герой-хайваннар турында күп яңалыклар белделәр, алар турында кызыклы мәгълүмат ишеттеләр. Укучылар үзләре дә сугыштагы хайваннар турында күп төрле тарихлар сөйләделәр, чарага проектлар әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International