8 октябрьдә хәрби комиссариатта район башлыгы Р.Г. Кәримов, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Э. Э. Галиев катнашында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды. Чара элекке хәрби комиссар А.Ф. Әгъләмҗанов истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Утырышка яшь егетләр - көзге чакырылыш хезмәте солдатлары чакырылган иде. Разиф Галиевич егетләргә уңышлар һәм лаеклы хезмәтләр теләде. «Иң мөһиме - истә тотыгыз, армиядә хезмәт итү-ир-ат өчен зур горурлык. Мөмкин булганча ата-аналар белән элемтәдә торыгыз. Сезнең үзегезне лаеклы күрсәтүегезне, һәрвакыт ышанычлы хезмәт итүегезне, Ватанга бурычыгызны түләвегез белән горурлануыгызны телим. Зәй егетләре беркайчан да сынатмады, бездә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эше яхшы куелган, сезнең әти - әниләрегезгә, педагогларга рәхмәт, - диде Разиф Галиевич.
Районыбызның 50 дән артык егете хәрби хезмәткә китәчәк. Беренче чакырылыш 15 октябрьгә, соңгысы 20 ноябрьгә планлаштырылган. Чакырылыш буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итү срогы 12 ай тәшкил итәчәк.