Район башлыгы техниканың кышкы сезонга әзерлеген тикшерде

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов эш визиты белән кышкы чорда юлларны һәм тротуарларны карап тоту буенча җаваплы оешмаларда булды. «БлагоСтрой» ҖЧҖендә кышкы сезонга әзерлек турында директор Максим Сабанов сөйләде. Коллективта 32 кеше эшли, автопарк 20 берәмлек махсуслаштырылган техникадан тора, техник задание буенча бозга каршы реагент сатып алынган.

- Шәһәр юллары һәм тротуарларының торышы сезнең җайга салынган эшегезгә бәйле булачак, ә бу тормышны тәэмин итү хезмәтләре эшендә дә, пассажирлар йөртүдә дә, гомумән, шәһәр тормышында да чагылыш табачак, - диде Разиф Галиевич, коллективны үз вазифаларына җаваплы карарга өндәп.

Зәй автомобиль юллары идарәсендә әзерлек турында баш инженер Алексей Спиридонов сөйләде. Идарәдә 110 кеше эшли. Кышкы чорда төп бурыч булып районның гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча имин һәм өзлексез юл хәрәкәтен тәэмин итү тора, аларның озынлыгы 415,821 км тәшкил итә.Зәй идарәсе балансында барлыгы 77 берәмлек техника бар, шуларның 37се - юлларны кышкы карап тоту өчен. Бозлавыкка каршы материаллар тиешле күләмдә әзерләнгән.

Разиф Кәримов үз чиратында, коллективка төзелеш сезонын уңышлы тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде, район юлларында транспортның тоткарлыксыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен кышкы чорда яхшы эшләр башкаруларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International