Бүген «Энергетик» мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Чара хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Район башлыгы Разиф Кәримов һәлак булган солдатларның туганнарына, улларын илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы шулай ук якташларыбызның фронт сызыгында иң җаваплы позицияләрдә торулары, батырларча сугышулары, күпләрнең дәүләт бүләкләренә ия булулары, районда хәрбиләребезгә һәм госпитальләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча башкарыла торган эшләрнең берсүзсез җиңүгә кадәр дәвам итәчәге хакында ассызыклады.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен, «Батырлык ордены» белән рядовой Столбов Владимир Васильевич (үлгәннән соң), өлкән матрос Фәхриев Ринат Мөнир улы (үлгәннән соң), рядовой Шәяхмәтов Наил Хәмәтхатыйф улы (үлгәннән соң) бүләкләнделәр.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, «Батырлык өчен» медале белән рядовой Әюпов Руслан Альберт улы (үлгәннән соң) бүләкләнде.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Ватанны һәм РФ дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби һәм башка операцияләрне башкарганда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, 1 дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән рядовой Шәйдуллин Айнур Әбүләис улы (үлгәннән соң) бүләкләнде. Якташларыбыз Ватанны саклауга бастылар, куелган бурычларны батырларча үтәделәр, зәйлеләр өчен алар чын геройлар, батырлык һәм кыюлык үрнәге.
Бүләкләрне һәлак булган солдатларның туганнарына район башлыгы Разиф Кәримов һәм хәрби комиссариатның өлкән белгеч-эксперты Георгий Борисов тапшырды.
Геройлар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.