Казан районара табигатьне саклау прокуроры Р.А. Терехов Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Поповка авыл җирлегендә «Иделне савыктыру» федераль проекты, «Экология» милли проекты кысаларында төзелгән биологик чистарту корылмаларына күчмә тикшерү уздырды.
Чара барышында вәкаләтле органнарның агып төшүче суларны агызганда норматив күрсәткечләргә ирешүгә, чистарту корылмалары эшенә җаваплы контрольне тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге координацияләнде.