Район башлыгы авыл хуҗалыгы оешмаларын карап чыкты

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре белән бергә чираттагы мәртәбә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булдылар. Разиф Гали улы басулардагы эшләрнең барышы белән танышты: туфракны төп эшкәртү, пар басуларына чөгендер сыгынтысы салу, шикәр чөгендере казу һәм төяү, көнбагыш җыю һәм силос өчен кукуруз җыюны карады. Тикшерү графигына барлыгы 11 объект кертелгән иде. Район башлыгы механизаторлар белән аралашканда башкарыла торган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирде, механизаторларга һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләренә эшләрен җайга салганнары өчен рәхмәт белдерде, аеруча тырышып эшләгән хезмәткәрләргә Зәй районы логотибы төшерелгән бейсболкалар тапшырды. Шунысы куанычлы: бейсболка ияләре арасында «Зәй» агрофирмасы тракторчы - машинисты Д.С. Миронов та бар. Дмитрий Сергеевич-хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзеп ике ел ярым Ватан иреге һәм мәнфәгатьләре сагында торган, яраланганнан соң кире кайткан. Эшкә «Россия эше» порталының кадрлар үзәге аша урнашкан. Анкета төзегәннән соң консультант аның өчен эшкә урнашу вариантларын сайлаган. Элеккеге эш тәҗрибәсен исәпкә алып, Дмитрийга "Зәй" агрофирмасы" ҖЧҖе авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист эше тәкъдим ителгән. Дмитрий Сергеевич өчен махсус хәрби операциядә катнашу бер тарихи вакыйга булып калган, бүген ул тыныч тормышта булачак уңыш өчен туфракны әзерләүгә үз өлешен кертә. Разиф Гали улы Дмитрийга нык сәламәтлек һәм уңышлы эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International