Зәйдә кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән чираттагы очрашу булды

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Бүген «Без бергә» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.

Чара балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең һәм 2 нче мәктәп укучыларының иҗади чыгышларыннан башланды. Чарада катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

  Очрашуда шулай ук күптән түгел балалары туган гаиләләрне дә котладылар. Район башлыгы,  Айдар һәм Әлфия, Илья һәм Динар гаиләләренә 100 000 сумлык сертификатлар тапшырды. Аннары Разиф Гали улы хәрбиләрне шәһәр һәм райондагы эшләрнең торышы, башкарылган эшләрнең барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International