Зәйлеләрне "Хатын-кызлар традицияләрне саклап калу өчен" Халыкара форумында катнашырга чакыралар

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Зәйдә яшәүче хатын-кызлар "Хатын-кызлар традицияләрне саклап калу өчен" Халыкара конкурсында катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен 2025 елның 10 октябренә кадәр үз Вконтакте битендә сезнең гаиләгездә яки оешмагызда булган традицияләрне тасвирлап пост урнаштырырга, шулай ук аларны хатын-кызлардан кем башлаганын һәм бүген сез аларны ничек саклавыгызны сөйләргә кирәк. Постны фото һәм/яки видео, шулай ук #Хатын-КызларТрадицияләрнеСаклаучылар мәҗбүри хештегы куеп җибәрергә кирәк.

Конкурс өч этапта узачак: •конкурс старты •конкурска йомгак ясау •«Хатын-кызлар традицияләрне саклап калу өчен» Халыкара форумы.

Конкурс номинацияләре: •Безнең тирәдәге традицион кыйммәтләр •мәдәният күперләре һәм халыкара багланышлар •милли мәдәният традицияләре - киләчәкнең нигезе •хатын-кызлар Ватанны саклаучылар.

    Конкурс турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: https://russiancip.ru/events/mezhdunarodnyy-konkurs-zhenshchiny-zasokhranenie-traditsiy-2025/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International