4 октябрьдә Зәй делегациясе Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Делегация составында Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе директоры М.Ф. Мөхәммәтханов, Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Р.А. Николаев, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Н.В. Ильина, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең химия укытучысы Д.Р. Шәйдуллина, «Уймак кыз» балалар бакчасы тәрбиячесе Л.А. Зыятдинова бар иде.
Тантаналы чара «Корстон» мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин, тармак алдынгылары һәм ветераннары катнашында узды. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рөстәм Миңнеханов укытучының хезмәтенә тирән рәхмәтен белдерде. «Сезнең һөнәрегез - игелек, фидакарьлек һәм гаять зур рухи юмартлык таләп итә торган чын бурыч. Нәкъ менә сез балаларга үз-үзләренә ышанырга һәм тормышта үз юлын табарга ярдәм итәсез, һәр кешенең киләчәге төзелә торган белем һәм әхлакый кыйммәтләрнең ныклы нигезен саласыз»- диде ул. Мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр җиткерелде.
Чара Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән дәвам итте.