3-4 октябрь көннәрендә Яр Чаллыда билбау көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда 209 спортчы катнашты. 95 кг авырлык категориясендә «Зәй» спорт мәктәбе укучысы (тренер-укытучысы Салихова Регина Равиль кызы), Бутин Арсений көмеш медаль алды.