Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасында 100 гә якын педагог пенсиягә вакытыннан алда чыкты
2025 елның 1 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан мәгариф өлкәсендә эшләүче 100 гә якын хезмәткәргә картлык буенча иминият пенсияләре вакытыннан алда билгеләнгән. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына мәгариф учреждениеләрендә эшләп, 25 еллык (2025 елдан - 30) махсус стаж һәм тиешле санда пенсия коэффициентлары туплаган хезмәткәрләр ия. Иминият пенсиясен билгеләү срогы таләп ителә торган тиешле хезмәт стажы туплау датасына турыдан-туры бәйле. Россиядә пенсия яшен этаплап күтәрү турындагы закон педагогларга да кагыла. Мисал өчен, 2021 елда кирәкле стаж тутырган педагоглар пенсия алу хокукын 2024 елда гамәлгә ашырды. 2023 елдан башлап һәм алга таба вакытыннан алда иминият пенсиясе стаж туплау датасыннан соң 5 ел узгач билгеләнә. Пенсиянең үз вакытында билгеләнүен тәэмин итү өчен, документларны алдан бәяләү үткәрү һәм шәхси счет мәгълүматларының тулылыгына инану максатында, Социаль Фондның клиент хезмәтләренә алдан ук мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин барлык укытучыларны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлый: «Укытучылар көнендә сезгә шәхсән үзем һәм Татарстан Республикасы Социаль фонды хезмәткәрләре исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, зур рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Авыр, шул ук вакытта җаваплы эшегез канәгатьлек китерсен, ә укучыларның бәхетле карашлары иң кадерле бүләк булсын». Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз