Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2025 ел башыннан Татарстан Республикасында 4 меңнән артык гаилә балаларның укуы өчен ана капиталы акчалары белән түләде
2025 елның 23 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе 2025 ел башыннан ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләренә түләү өчен файдаланды. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 36 млн сумнан артык акча күчерде. 2025 елда аның күләме: • беренче бала тугач- 690 266,95 сум; • икенче бала тугач- 221 895,14 сум; • элегрәк ана капиталына хокук булмаган очракта, икенче яки аннан соңгы балалар тугач -912 162,09 сум тәшкил итә. Мәгариф, гадәттәгечә, ана капиталын файдалануның иң кирәкле юнәлешләреннән берсе булып кала. Программа эшли башлаганнан бирле Татарстанда 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларны укытуга тоткан. Гаиләләр ана капиталы хисабына укыту, балаларны балалар бакчасына йөртү, түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә, иҗади студияләрдә шөгыльләнү яки чит тел курсларында йөртү чыгымнарын да түли ала. Оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булуы мөһим. «Татарстанда ана капиталы гаиләләргә ярдәм итү өчен мөһим инструментка әйләнде. Күпчелек ата-аналар белем бирүне өстенлекле юнәлеш буларак сайлый, чөнки бу балаларның киләчәгенә керткән өлеш һәм иртәгесе көнгә ышаныч”, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә яшьтәге дәресләр өчен түләгәндә, ана капиталына хокук биргән баланың ничә яшьтә булуы мөһим түгел. Ә төп һәм өстәмә белем бирү өчен ана капиталын балага өч яшь тулганнан соң гына кулланып була. Гаиләләр әлеге ярдәмнән Россия мәгариф оешмаларында белем алучы 25 яшькә кадәрге үз балалары һәм уллыкка алынган балалар өчен файдалана алалар. Гаризаны Дәүләт хезмәте порталында, күпфункцияле үзәк яки Социаль фондның клиент хезмәте аша бирергә мөмкин. Гадәттә гариза биш эш көне эчендә карала, аерым очракларда унике көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акчалар турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә. Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз