Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә муниципаль район башлыгы сайланды
2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының беренче утырышы булды. Анда район Уставы нигезендә, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук һәр җирлектән депутат - вәкилләр катнашты. Бүгенге утырышның көн тәртибендә төп мәсьәләләр билгеләнде. Аларның иң җаваплысы-муниципаль район башлыгын сайлау иде. Шулай ук әлеге утырышта район башлыгы урынбасарын һәм Зәй муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисен сайлау мәсьәләләре дә каралды. Тавыш бирү йомгаклары буенча Зәй муниципаль районы башлыгы итеп Разиф Гали улы Кәримов, район башлыгы урынбасары итеп Петр Сергеевич Уразайкин, район контроль – хисап палатасы рәисе итеп Миңнебаева Саимә Мәхмүт кызы сайланды. Район Советы утырышында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фазылов Ринат Рафаэль улы һәм Атласов Николай Михайлович, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Нуриев Фәнис Галиәхмәт улы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Гущин Иван Николаевич һәм башкалар катнашты. Депутатларга һәм утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Разиф Галиевич: "Чын күңелдән барыгызга да миңа ышаныч белдергәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмгә өметләнәм, бары тик бергә, бер зур команда белән генә без куелган максатларга ирешә алачакбыз»- диде ул үзенең чыгышында.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз