Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда федераль ташламадан файдалану хокукына ия 170 меңнән артык кеше социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада ала
2025 елның 16 сентябре, сишәмбе
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) натураль формада алу ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, дәвалану урынына барып һәм кайту чыгымнарын кайтару, шифаханәләрдә бушлай дәвалану керә. Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалардан файдалану хокукына ия. Ташламадан файдалану хокукына ия гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә, аларга социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада бирелә. Шул ук вакытта аларның социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алу формасына үзгәртү хокуклары да саклана. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1 728,46 сум тәшкил итә. Акчалата эквивалентның зурлыгы натураль хезмәт нәкъ менә шушы суммага күрсәтелә дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, дарулар, юлламалар һәм юл йөрү чыгымнары ташламадан файдаланучыга түләүсез һәм тиешле күләмдә бирелә. Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алмаштырган очракта алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк (1 331,60 сум - дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен; 205,95 сум - төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен; 191,21 сум - шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү , шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен.) «Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында иң кирәкле һәм ышанычлы ярдәм чарасы булып кала. Вакыт белән сыналган система гражданнарның әлеге категориясен дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеген гарантияли», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 2025 елның 7 аенда Татарстанда 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2026 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз