Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен пособие 42 мең сумнан артык тәшкил итә
2025 елның 16 сентябре, сишәмбе
Ирләре хезмәткә алынган, йөклелекләре кимендә 180 көннән ким булмаган хатын-кызлар пособие алу хокукына ия. Ирләре хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыган йөкле хатыннарга да мондый ярдәм бирелә. Түләү теркәлгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен индексацияләнә. 2025 елның 1 февраленнән аның күләме 42 665 сум тәшкил итә. Гаризаны Россия Социаль фонды клиент хезмәтендә, күпфункцияле үзәктә, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә бирергә мөмкин. "Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен дәүләт ярдәмен тою аеруча мөһим. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хатыннарына пособие бу җаваплы чорда гаиләгә йөкләмәне киметергә ярдәм итә һәм булачак әниләргә финанс тотрыклылыгын гарантияли,” - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Гариза аны теркәгәннән соң ун эш көнендә карала. Кайбер мәгълүматлар җитмәгән очракта карау вакыты егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Уңай карар кабул ителгәннән соң, акча биш эш көне дәвамында күчерелә. Дөрес мәгълүматлар күрсәтелмәгән яисә тиешле срокларда документлар тапшырылмаган очракта гариза буенча тискәре карар чыгарыла. Шуны истә тотарга кирәк: гаризаны ирнең хезмәт срогы тәмамланганнан соң алты айдан да соңга калмыйча бирергә кирәк. Рәсмиләштерү өчен никах турында таныклык күчермәсе, йөклелек вакыты турында белешмәләр (алар социаль фондка автомат рәвештә керә), шулай ук ирнең хәрби хезмәткә чакырылуы турында хәрби часть, хәрби комиссариат яки хәрби белем бирү оешмасының хәрби хеәмәт срогын күрсәтеп биргән белешмәсе таләп ителәчәк. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз