Чара «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән уздырыла. Төп максат –ресурсларны саклауга игътибарны җәлеп итү, табигать ресурсларын әрәм -шәрәм итеп файдалану турында уйланырга мәҗбүр итү, шулай ук калдыкларны икенчел эшкәртүне үстерүгә өлеш кертү, кәгазьне артык куллануны киметү һәм калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру Өченче ел рәттән «БумБатл» «Экосистема » Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында уза. Бүген колледж хезмәткәрләре һәм студентлары «Бумбатл»масштаблы экологик акциясе кысаларында 937 килограмм макулатура тапшырдылар. Катнашучылар иске картон, китаплар, журнал-газеталар алып килделәр.Без барыбыз да табигатьне саклап калырга ярдәм итүебезне генә түгел, ә яңа кәгазь ясау өчен киселми калачак агачларны да кайгыртуыбызны аңлыйбыз. Бүгенге көндә экологик акциягә илнең 427 меңнән артык кешесе кушылды, алар 1135 тоннадан артык кәгазь чимал эшкәртүгә җибәрделәр. Проектны оештыручылар: «милли приоритетлар» АНО, Россия Табигать министрлыгы ярдәмендә «Экосистема» хәрәкәте. «БумБатла» ның 5 сезоны эчендә анда 9 млн кеше катнашты, алар 305 мең тонна макулатура җыйды (акция турында мәгълүмат күбрәк — бумбатла.рф рәсми сайтында). Ресурсларны янга калдырып, без иң элек планетабызның киләчәге турында кайгыртабыз! Безгә кушылыгыз.