Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2025 елның 12 сентябре, җомга
13 сентябрьдә, шимбә көнне, «Энергетик» мәдәният йортының үзәк мәйданында бу сезонда беренче бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Сатуда шәһәр һәм район товар җитештерүчеләренең, шәхси эшмәкәрләрнең, фермерларның, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең продукциясе булачак. Ярминкәдә гадәттәгечә ит продукциясе, кош ите, балык, яшелчә, бал һәм җирле җитештерүчеләрнең башка товарлары сатыла. Районның авыл җирлекләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаячак. Ярминкә 7.00 сәгатьтә башлана. Барлык зәйлеләрне бу сезонда беренче булган бәйрәм ярминкәсенә чакырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International