Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең “Рәсем яса, Казан!” социаль проектында 400гә якын бала һәм өлкәннәр катнашты
2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе
31 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге башкала халкы һәм кунаклары өчен яхшы традициягә әверелгән «Рәсем яса, Казан!» коммерцияле булмаган проекты сезонын бишенче тапкыр тәмамлады. Җәен Татарстан Республикасы рәсем сәнгате дәүләт музее филиалы булган Сандецкий утары ишегалдында ачык һавада якшәмбе рәсем дәресләре узды. Иң кечкенә катнашучылар өчен махсус "балалар көннәре" оештырылды. «Быел без “Рәсем яса, Казан!” проектында 14 дәрес үткәрдек, аларда 400гә якын кеше катнашты. Катнашучылар акварель, акрил, натурадан рәсем, пейзаж һәм натюрморт кебек төрле техникалар кулланып карадылар. Һәркем игътибарын иҗатка гына юнәлтә алсын өчен барлык материаллар да урында бирелде,” - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. “Рәсем яса, Казан!” проекты шәһәр халкына һәм кунакларына иҗат, илһам һәм аралашу белән тулган җәй бүләк итте. Күпләр өчен ул үзендә сәнгать сәләтләрен ачу һәм таныш урыннарны башка күзлектән карап күрү мөмкинлеге бирде. Сорауларыгыз калган очракта, сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (тәүлек әйләнәсе- 24/7, шалтырату бушлай). Россия Социаль фонды бүлегенең Татарстан Республикасы хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан Н.И. Харрасовка истәлек тактасы куелды
Бүген Зәйдә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, махсус хәрби операциядә катнашкан Нияз Ильяс улы Харрасовка истәлек тактасы куелды. Такта герой яшәгән йортка урнаштырылган.
«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Зәй районында яшәүченең теләкләре үтәлде
Бүген «Теләкләр чыршысы» - Яңа ел акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Имәнлебаш авылында яшәүче 16 яшьлек Венера Мөхәммәдиеваның хыялларын тормышка ашырды.
Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссияләренең киңәйтелгән утырышы узды
23 декабрьдә хакимият бинасының зур залында Зәй муниципаль районында ике мөһим комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбине соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте рядовое Тарышкин Петр Васильевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз