Бүген район башлыгы Кәримов Р. Г., «Агрокөч» АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Шәрипов А. Н, «Агрокөч-Логистика» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Зарипов Л. Ш. составындагы комиссия авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерделәр.