Бүген «Зәй шикәре» АҖ актлар залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Зәй шикәре» АҖ һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективлары җыелышы узды. Разиф Гали улы җыелучыларны Зәй муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Ул республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы, узган ел районның ничек яшәве турында сөйләде, коллективларга район үсешенә керткән өлешләре, хезмәтне бергәләп оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. «Агрокөчләр» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары А.А. Трошин, «Зәй элеваторы» ҖЧҖнең баш инженер - җитештерү башлыгы Р. Р. Хәбибрахманов коллективлар һәм район башлыгы алдында узган ел башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм агымдагы елга һәркайсына үз предприятиеләре буенча бурычлар билгеләделәр. Җыелыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Зәй шикәре» АҖ инженер-технологы Бякова Светлана Викторовна, «Зәй шикәре» АҖнең 2 нче смена диффузиясе аппаратчысы Кириллова Татьяна Андреевна бүләкләнде. Агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәтләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Зәй элеваторы» ҖЧҖ слесарь-технологик җайланмаларны ремонтлаучы Сәгыйтов Алмаз Рафаэль улы, ярдәмче эшче Павлова Галина Анатольевна бүләкләнделәр.