20 апрельдә Зәй шәһәре 5нче мәктәбенең мәктәп урманчылыгы һәм «Безнең йорт - табигать» экологик түгәрәге әгъзалары "Урманны янгыннан саклагыз!- экология акциясе оештырдылар. Аның кысаларында мәктәп укучылары һәм микрорайон халкы арасында агарту эше үткәрелде. Урманны янгыннан саклагыз! Урманда учак якмагыз!- егетләр һәм кызлар шундый мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Акция бушка узмас: кешеләр әйләнә- тирә дөньяга игътибарлырак һәм саграк карарлар дип өметләнәбез.