Зәй делегациясе Изге Болгар җыенын да катнашты

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

19 майда Борынгы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» дигән бәйрәм чарасы узды. Ул Идел буе Болгарстанының ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган иде.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, шулай ук республиканың һәм Россиянең башка дин әһелләре катнашты.

70 кешедән торган Зәй делегациясен район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкләде.

Тантанада катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Татарстан һәм Россия руханиларының беренче затлары сәламләде. Барлык чыгышларда да җирдә халыклар бердәмлеген, традицион кыйммәтләребезне саклау һәм ныгыту, шулай ук киләчәккә куелган  планнар турында әйтелде. Тантаналы чара бик эчтәлекле булды: тамашачылар өчен концерт номерлары, төрле  күргәзмәләр, хәләл продукция ярминкәсе, төрле мастер-класслар оештырылган иде.

  Шулай ук атаклы галим һәм дин белгече Ризатдин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулуга багышланган күргәзмә дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International