17 майда Зәйдә “Өченче яшь” XIV республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. Ярышларда 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнашты. Спартакиада программасына 4 төрле ярышлар кертелгән: җиңел атлетика, дартс, пневматик винтовкадан ату һәм йөзү. Спорт төрләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар : җиңел атлетикада: хатын-кызлар арасында 1 урын Йосыпова Зәмирә (4,58), 2 урын Афонина Татьяна (7,00), 3 урын Куликова Ирина (7,59); пневматик винтовкадан ату буенча : хатын-кызлар арасында 1 урын Большакова Людмила, 2 урын Сорокина Светлана, 3 урын Гатауллина Людмила; хатын-кызлар арасында дартста 1 урын Мрясова Мария, 2 урын Йосыпова Зәмирә, 3 урын Куликова Ирина; ирләр арасында 1 урын Мухин Борис; йөзү буенча хатын-кызлар арасында 1 урын Куликова Ирина (59,21), Дмитриева Минниса (1.15,27), 3 урын Гатауллина Людмила (1.25,97); ирләр арасында 1 урын Абдуллин Наил (49,94), 2 урын Мухин Борис (54,00) булды.