Зәйлеләр хәрби Т.Ф. Кәримовны соңгы юлга озатты

2024 елның 17 мае, җомга

Бүген зәйлеләр 36 яшьлек махсус хәрби операциядә катнашучы, Бигеш авылында туып-үскән Кәримов Тәлгать Фәргать улы белән хушлашты. Рядовой Луганск һәм Донецк халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Тәлгать Кәримов махсус операциягә өлешчә мобилизация кысаларында, 2022 елның сентябрендә чакырыла.

Матәм чарасы “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Анда район башлыгы Р.Г. Кәримов хәрбинең әниләре, хатыны, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Бүген без Талгать Кәримовны соңгы юлга озатабыз, ул, чын ир-ат буларак, ахырга кадәр хәрби антына тугры калды, туган ил чикләрен яклау эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертте һәм үзенең тормышын тыныч күк йөзе өчен бирде. Хөрмәтле Әнисә Котдусовна, Лилия Сөнгатулловна, һәлак булучының авылдашлары! Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр белән бергә зур югалту килү сәбәпле кайгыгызны уртаклашам! Без барыбыз да сезнең белән бергә кайгырабыз. Без Тәлгать Фәргать улы белән горурланабыз һәм аның батырлыгы күңелләребездә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International