15 майда Халыкара гаилә көнендә Лаеш шәһәрендә «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының финалы узды, анда зона этаплары һәм ярымфинал нәтиҗәләре буенча 18 иң яхшы ата-аналар комитеты катнашты. 2023/2024 уку елында конкурста Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 3500дән артык ата-аналар комитеты катнашты. Зәй 4нче мәктәбенең 6А сыйныф ата-аналар комитетын, сыйныф җитәкчесе Әхмәтҗанова Ләйсән Камил кызын һәм мәктәп аталары советын «Тату сыйныф серләре» конкурсының финалында искиткеч чыгыш ясавы һәм «Иҗатка монументаль караш» номинациясендә җиңүе белән котлыйбыз! Шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Филинова Оксана Юрьевнага, тәрбия буенча директор киңәшчесе Бурмистрова Ирина Анатольевнага, педагог-оештыручы Убогова Виктория Викторовнага, бөркетләргә һәм аларның әти-әниләренә конкурсның барлык этапларында җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!