Казан университеты профессоры, академик, танылган якташыбыз Миңнегулова Хатыйп Йосыф улына 12 майда 85 яшь тулды.
16 майда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында юбиляр хөрмәтенә тантаналы чара узды, анда ТР җитәкчелеге вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, галим, фән эшлеклеләре, туганнары һәм якыннары, аның студентлары катнашты. Фәндә һәм мәгарифтә зур казанышлары өчен юбилярга күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы язучылары берлегенең «Әдәбияттәге казанышлары өчен» мактау билгесе тапшырылды. "Филология фәнен үстерүгә, татар халкының тарихи мирасын һәм традицияләрен саклауга зур өлеш керткән, шулай ук кешелеклелек, толерантлык, этноконфессиональ татулык, халыклар диалогы, мәдәниятләр һәм цивилизация кыйммәтләрен дөньяга таныткан өчен" Хатыйп Миңнегулов Халыкара бүләккә - “РОЗА МИРА” алтын медаленә лаек булды, аңа зур бүләкне дөньяның мәдәният институты (ЮНЕСКО) ректоры, “Европа - Азия” халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Ризак улы Таһиров тапшырды.
Тантаналы чарада Зәй муниципаль районы делегациясе дә катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән юбилярга котлау сүзләре һәм изге теләкләрен Сөббух Рафыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина җиткерде. "Без, зәйлеләр, хөрмәтле шәхесебез Хатыйп Йосыф улы белән горурланабыз! Юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, алга таба фәнни һәм иҗат эшчәнлегендә уңышлар телибез".
Юбилей кичәсен республиканың атказанган артистлары чыгышы тагын да ямьләндерде.