2 нче мәктәп “Экояз-2024”акциясе кысаларында “Макулатура тапшыр-агачны коткар!” экологик акциягә старт алды. Төп максат: кәгазьне артык куллануны кыскарту, аны эшкәртүне оештыру һәм экологик культураны формалаштыру. Зәй шәһәренең 2 нче мәктәп укучылары акциядә актив катнашып тоннадан артык макулатура тапшырдылар." Бу акциядә катнашып алар урманнарны кисүдән сакларга булыша, ә иске кәгазьгә “яңа тормыш” бирәләр. Урманны сакларга ярдәм итик!