«Мәктәп чәчәк түтәлләренә үсентеләр әзерлибез»

2024 елның 17 мае, җомга
«Әйләнә-тирә дөнья», «Технология» дәресләрендә укытучылар балаларны үсентеләрне үстерү һәм чәчәкләрне карау кагыйдәләре белән таныштыралар. Бу балаларның экологик культурасын үстерә. 1-4 сыйныф укучылары үзләренең, мәктәп чәчәк түтәлләренә чәчәкләр утыртырга карар кылдылар. Ә моның өчен алдан гөл чүлмәкләренә чәчәк үсентеләре әзерләделәр һәм эш планы төзеделәр. «Без моны балалар өчен бик файдалы дип саныйбыз. Бу, танып-белү белән генә чикләнмичә, күмәк хезмәт барышында балаларда табигатькә мәхәббәт, аңа сак караш, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт , эш барышында тәҗрибә дә алына. Балалар игелекле, актив, кыю булып үсәләр. Ата-аналар безне бик хуплыйлар, чөнки алар үз балаларының кызыксынуын күрәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International