Бүген зәйлеләр 36 яшьлек махсус хәрби операциядә катнашкан Николай Николаевич Фролов белән хушлашты. Ефрейтор Луганск һәм Донецк халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Фролов өлешчә мобилизация кысаларында, 2022 елның сентябрендә чакырылган булган. Аның тормышы 2024 елның 3 маенда өзелгән.
Матәм чарасы “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов әти-әниләренә, туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Бүген без ефрейтор Фролов Николай Николаевичны соңгы юлга озатабыз, ул,чын ир-ат буларак, соңгы юлга кадәр хәрби антына тугры калды, туган ил чикләрен яклау эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертте һәм үзенең тормышын тыныч күк йөзе өчен бирде. Хөрмәтле Клара Алексеевна, Николай Кузьмич, Алексей Николаевич, зәйлеләр! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләрнең кайгысын тулысы белән уртаклашам! Без барыбыз да сезнең белән бергә кайгырабыз.
Без Николай белән горурланабыз, аның батырлыгы турындагы истәлек күңелләрдә озак сакланыр.