Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге мошенниклардан сакланырга чакыра
2024 елның 15 мае, чәршәмбе
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән. Гражданнар Социаль фондка төрле ысуллар - кабул итүгә язылу, пособиеләр, компенсацияләр билгеләү һәм пенсияләргә өстәмә түләү китерүгә кагылышлы тәкъдимнәр белән шәхси мәгълүматларны белергә тырышкан билгесез затларга карата шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә башлаган. Ышанычлырак булсын өчен , билгесез кешеләр гражданнарга исем-фамилияләре , аталарының исеме белән мөрәҗәгать итәләр һәм аларның төгәл адресларын әйтәләр. Бүгенге көндә алдау өчен иң киң таралган темалар : "стажның яңа ачыкланган чорлары буенча пенсияләрне арттыру", "сугыш чоры балаларына май ае түләүләре" һәм "ана капиталын акчага әйләндерү". "Күпчелек очракта уяу гражданнар хәйләләргә бирешми, Социаль фондка, полициягә яки социаль яклау органнарына шалтыраталар. Ләкин куелган тозакларга эләгүчеләр дә бар. Исегезгә төшерәм, Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнардан телефон аша яки СМС-хәбәрләрдә шәхси мәгълүматлар, парольләр һәм кодлар сорамыйлар. Шикле чыганакларга сак каравыгызны һәм бу очраклар турында якыннарыгызны кисәтеп куюыгызны сорыйм», - дип хәбәр итте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез, социаль өлкәгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Бердәм контакт-үзәк аша шәхси консультацияләр алырга мөмкин. Операторлар: 8-800-1-00000-1 телефоны буенча гражданнарның пенсияләр, балалар пособиеләре һәм социаль түләүләр турындагы сорауларына җавап бирәләр. Пенсияләрне рәсмиләштерү һәм яңадан санау, шулай ук шәхси мәгълүмат (ФИО, туу датасы, СНИЛС, паспорт мәгълүматлары) эшкәртүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча шәхси консультация алу өчен Социаль фонд яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, Социаль фондның ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат СФР сайтында , фонд бүлекләренең ВКонтакте , Телеграм, Одноклассники социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз