РФ Спорт министрлыгының 2024 елның 29 мартындагы 83-нг номерлы боерыгы белән Зәй көрәшчесе Ибраһимов Җәмилгә көрәш буенча "Россия спорт мастеры" исеме бирелде. Җәмил - көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 2 тапкыр җиңүче (2022 ел, 2023 ел), җиңүче (2022 ел) һәм көмеш призер (2023 ел). Көрәш буенча Россия беренчелеге, көрәш буенча дөнья беренчелегендә җиңүче (2023 ел), билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә җиңүче (2023 ел), көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең бронза призеры (2024 ел), билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең көмеш призеры (2024 ел).
Спортчыны һәм аның тренеры Минһаҗев Айрат Рәшит улын уңышлары белән котлыйбыз!