Каратэ Киокусинкай Belarus Open WKO буенча халыкара ярышлар узды

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

11-12 майда Беларусь Республикасында Минск шәһәрендә каратэ Киокусинкай Belarus Open WKO буенча халыкара ярышлар узды. Анда Әрмәнстан, Пакистан, Иран, Кытай, Төркия, Италия, Словакия, Канада, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Польша, Беларуссия, Россия спортчыларыннан 700 дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Алексей һәм Владимир Ревиннарда тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Каты сугышлар 5 татада узды, барлык спортчылар да җиңүгә әзер иде, шуңа күрә алар татамида зур көндәшлеккә сәләтле көрәш күрсәттеләр. Балалар бу ярышларга икенче ел рәттән чыгалар һәм бу беренчелеккә җитди әзерлек үттеләр,  бу исә аларга Халыкара ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтергә ярдәм итте. Ревин Егор һәм Камалиева Амелия үз категорияләрендә 2 тапкыр җиңүче булдылар, Ихинданова Өмукурсум, Хөснетдинов Марат алтын медальгә ия булдылар. Фаршатова Азалия- көмеш призер булды. Бронза медальләрне Решетов Роман һәм Тимофеев Александр яулады. Тренерларны һәм спортчыларны Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International