Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда яшәүче 2,9 мең кеше реабилитацияләүнең техник чараларын электрон сертификатлардан файдаланып сатып алды
2024 елның 13 мае, дүшәмбе
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык акча җибәрде. Исегезгә төшерәбез, электрон сертификат - гражданнарга реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән кирәкле техник чараларны оператив сатып алырга мөмкинлек бирә торган корал ул. Әлеге исемлеккә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башкалар керә. Бүгенге көндә сертификат буенча индивидуаль әзерләүне таләп итә торган эшләнмәләрне дә кертеп техник чараларның 300 дән артык төрен сатып алырга мөмкин. Россия Социаль фонды махсуслаштырылган әйберләрне сайлау һәм сатып алу өчен электрон каталог (https://ktsr.sfr.gov.ru/) булдырды. Электрон сертификат ярдәмендә кыска вакыт эчендә (барлыгы 8 көн) кирәкле техник чараны сатып алып була, ә дәүләт контракты буенча тәэмин итү 3 айга кадәр вакыт таләп итергә мөмкин. " Инвалидлыгы булган, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар сертификат алуга хокуклы. Сертификатны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондның клиент хезмәтләрендә яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп алырга була. Мәҗбүри шарт - теләсә кайсы банкның “МИР” түләү системасы картасы булу, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин. Моннан тыш, ул 2024 елда махсус хәрби операциядән демобилизацияләнгәннәр өчен Социаль фонд электрон сертификатларны проактив рәвештә чыгарачак, дип өстәде. Димәк, аларга сертификатларны рәсмиләштерүгә гариза бирергә кирәкми –демобилизацияләнүчегә инвалидлык билгеләү һәм ИПРА буенча реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү турында мәгълүмат алганнан соң, фонд барысын да мөстәкыйлҗь эшләячәк. Сораулар һәм белешмәләр өчен, 8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып, Татарстан Социаль фондының элемтә үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
ноябрь, 2024 ел
Зәйдә Ватанны саклаучылар белән хушлаштылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция барышында һәлак булган Ватанны саклаучылар – рядовой Кузнецов Булат Марсель улы һәм Насыйров Мадис Мәүлетәр улын соңгы юлга озаттылар.
"Кайнар линия"
"Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Әлмәт филиалы 25.11.- 05.12.2024 елга кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Кайнар линия" үткәрә(01.12.2021 ел).
25
ноябрь, 2024 ел
Зәйдә «Әни +мин» гаилә спорт фестивале узды
23 ноябрь көнне «Старт» спорт-савыктыру комплексында «Әни +мин» дип аталган гаилә спорт фестивале узды. Бу вакыйга мөһим һәм әһәмиятле бәйрәмгә - Халыкара Әниләр көненә багышланган иде. Чара "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелде.
Зәй әниләре өчен «Син дөньяда барысыннан да матуррак»дигән концерт оештырылды
«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз