Зәйдә Сәлахов Шамил Салих улы истәлегенә милли көрәш буенча ачык турнир узды

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

11 май көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, ирекле көрәш мастеры, РСФСР спорт мастеры Сәлахов Шамил Салих улын искә алу буенча ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан, шулай ук Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәреннән 168 спортчы катнашты. Аны ачу тантанасында Зәй районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Халикова Ирина Павловна, билбау көрәше буенча халыкара федерация президенты Хәбибуллин Хәбир Сабир улы, Шамил Салиховичның хатыны Валентина Федоровна, туган абыйсы Рим Мингалин, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Ашрапов Илфат Зиннурович, Россиянең атказанган тренеры, Зәй районы башлыгының җәмәгать ярдәмчесе Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы, аның күпсанлы дуслары, Зәй муниципаль районы спорт ветераннары катнашты. 2006-2007 елгы яшүсмерләр, (2008-2009), 2010-2011 еллар, 2012 елда туган һәм аннан кечерәкләр 15 үлчәү категориясендә көрәшкәннәр. Зәй спортчылары ярыш призерлары 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында 55 кг авырлык категориясендә: 1 урын - Кәлимуллин Кәрим (Зәй), 3 урын - Тучин Руслан (Зәй); 60 кг авырлык категориясендә.: 1 урын - Ибраһимов Җәмил (Зәй), 3 урын - Гайсин Аяз (Зәй); 2008-2009 елгы егетләр арасында 45 кг авырлык категориясендә: 3 урын - Землянов Данис (Зәй); 50 кг авырлык категориясендә: 3 урын - Маврин Тимур (Зәй); 55 кг авырлык категориясендә: 3 урын - Маклаков Артем (Зәй); 60 кг авырлык категориясендә: 3 урын - Шәйхетдинов Эмил (Зәй); 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында 45 кг авырлык категориясендә: 2 урын - Карпов Данил (Зәй); 60 кг авырлык категориясендә: 3 урын - Краснов Дамир (Зәй); 60кг.нан артык  үлчәм категориясендә: 3 урын - Шәйдуллин Илназ (Зәй). 2012 елгы яшүсмерләр арасында кечерәк тә: 30 кг авырлык категориясендә: 3 урын - Ибраһимов Фаил (Зәй); 35 кг авырлык категориясендә: 3 урын - Юнысов Айнур (Зәй) ; 40 кг авырлык категориясендә: 2 урын - Шабалин Роман (Зәй), 3 урын - Сәфиуллин Батыр (Зәй);45 кг. 3 урын - Якупов Әдел(Зәй).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International