Бүген зәйлеләр 48 яшьлек, махсус хәрби операциядә катнашкан Руслан Георгиевич Егоров белән хушлашты, рядовой гвардия Донецк халык республикасы территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Матәм чарасы “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән аның әнисенә, апасына, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Галина Алексеевна, Людмила Георгиевна, хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам! Руслан Георгиевич Егоров чын ир-ат буларак, ахырга кадәр хәрби антына тугры калды, үз иленең чикләрен саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертте һәм үз тормышын илебез иминлеге өчен кызганмады. Без барыбыз да сезнең белән бергә кайгырабыз. Аны югалту кайгысын бернинди сүзләр дә җиңеләйтми. Без Руслан Георгиевич белән горурланабыз һәм аның турында хәтирәләрне мәңгегә сакларбыз", - диде Разиф Галиевич.
Шулай ук җыелучылар алдында депутат корпусы һәм республика журналистика җәмгыяте исеменнән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан -яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов чыгыш ясады. Зәй шәһәре хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов РФ Оборона министрлыгы һәм ТР хәрби комиссариаты җитәкчелеге исеменнән кайгы уртаклашуын белдерде.
Сугыш бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Федерациясе Президенты Указы белән Руслан Егоров үлгәннән соң, "Батырлык" ордены белән бүләкләнде.
Аны соңгы юлга бөтен хәрби тәртипләрне саклап озаттылар, бер минут тынлык белән искә алдылар, хәрби хезмәткәрне Сарсаз -Баграж авылы зиратына күмделәр. Зәйлеләр күңелендә каһарман турындагы истәлек мәңге сакланыр.