Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан зәйлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен яшьләр эшләре идарәсе белгечләре тарафыннан интерактив мәйданчыклар оештырылды: «Сугышчан дан музее күргәзмәсе, «Җиңү рекорды» бөтенроссия акциясе, «Тир» интерактив мәйданчыгы, «Тыл ныграк булган саен, фронт та көчлерәк» фотокүргәзмәсе, «Георгий тасмалары» өләшү акциясе. "Гвардия" эзләү клубы "Вахта Памяти-2024" экспедициясе вакытында табылган әйберләрдән күргәзмә оештырды. Соңгы экспедициядән кайткан безнең эзләнүчеләр бу юлы 44 сугышчының калдыкларын күтәрделәр, шуларның 2 сенең - исемле медальоннары да табылган. Шулай ук яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын кайнар чәй белән сыйладылар. Политехник колледжның ашханәсе гадәттәгечә сыер ите белән 1000 порция карабодай боткасы әзерләгәннәр. Солдат боткасын идарә хезмәткәрләре белән бергә кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы Рафил Иркашев өләште.