”Яшел планетабызны саклыйк”

2024 елның 8 мае, чәршәмбе
“Энҗе” балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә багышланган ”Яшел планетабызны саклыйк” флешмобы оештырылды. Флешмобның идеясе: тирә - юнь пычрануы нәтиҗәсендә планетабызның климаты үзгәрә. Климатның үзгәрүе һәм аның сәсбәпләре турында бик күпләр сөйлиләр. Минем планета... Бу сүзләрне ишеткәч нәрсә тоясың? Бәлки космостан күренгән матурлыкка шатлыктыр! Әллә җиребездә килеп чыккан экологик һәлакәтләр өчен борчыласыңмы? Безнең планетабыз нинди булырга тиеш: үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр рәхәтләнеп яшәрлек яшел, чистамы!?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International