Елга янындагы территорияне җыештыру

2024 елның 8 мае, чәршәмбе
Табигать кочагында йөргәндә күңелсез күренешкә тап булабыз: урманда, бигрәк тә елга һәм күл ярларында чипсылардан калган каплар, буш шешәләр, пакетлар ауный. Еш кына бу чүпләр еллар буена табигатьне пычратып ята. Бу ситуациядән чыгуның бер генә юлы бар — җиң сызганып, барысын да үз көчебез белән җыеп алу. Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрү максатыннан, үзләренең әти-әниләре белән бергәләп, елга янындагы территорияне җыештыруда катнаштылар. Алар елга янындагы чүп-чарны, коры ботакларны җыеп, капчыкларга тутырып, чүплеккә озаттылар. Бу эш аларны яшәү тирәлегенә җаваплы карарга өйрәтә, укучыларда экологик культура тәрбияли. Шулай ук алар туган җирнең гаҗәеп матурлыгын сакларга да өйрәнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International