8 майда Зәй туган якны өйрәнү музее ачылуга 39 ел тулу уңаеннан һәм Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан музей хезмәткәрләре Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре өчен күзәтү экскурсиясе үткәрделәр.
Музей белән танышу Зәй шәһәренең тарихы турында кыска видеоролик караудан башланды, хезмәткәрләр Татарстан территориясендә табылган табигый минераллар белән дә таныштылар, икенче катта борынгы көнкүреш залында, Зәй муниципаль районының танылган зәйлеләр һәм почетлы гражданнары күргәзмәсендә булдылар, экскурсия азагында хәрби залны карадылар.