Зәйдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген хакимият бинасының зур залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Э.Э.Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г.Гарифуллин, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Район территориясендә юллардагы авария хәлләре турында, 2024 елның 4 ае йомгаклары  һәм тулаем  5 елга эш нәтиҗәләре буенча анализны  Рамил Гарифуллин ясады; Зәй һәм Зәй районнарында юлларны карап тоту эшләре, чокырларны ремонтлау һәм юл тамгалары ясауның барышы турында «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй УАД башлыгы Ф.Р.Хаернасов һәм «Благострой» ҖЧҖ директоры М.Л.Сабанов сөйләде; 2024 елның җәйге каникуллары вакытында мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау эше турында район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Э.Р.Сәфәргалиев, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген кисәтү турында Поручик авыл җирлеге башлыгы И.И.Хаджаева сөйләде.

  Комиссия эше юлларны карап тотуга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыруга, мәгариф учреждениеләрендә һәм район халкы арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.  Утырышта  бурычлар куелды һәм тиешле йөкләмәләр бирелде, аңа йомгакны Э.Э. Галиев ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International