Бүген балигъ булм Балаларның җәйге ялын оештыру буенча "Йолдызлык" балалар бакчасында киңәшмә узды

2024 елның 3 мае, җомга

Җәйге чорда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру үсеп килүче буынны социальләштерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Җәйге лагерь, җәйге мәйданчык, бер яктан балаларның буш вакытын оештыру формасы, икенче яктан баланы сәламәтләндерү, шулай ук баланың физик һәм иҗади үсеше өчен киңлек булып тора. Балаларны үстерү һәм сәламәтләндерү олыларның белеменә, осталыгына һәм эшкә әзерлегенә турыдан-туры бәйле. Безнең бурыч - балалар ялының иң мөһим өч өлешен - сәламәтлекне, кәефне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү.

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Башкарма комитеты тарафыннан 2014 елның 14 февралендәге 93 номерлы карары белән расланган «2024 елга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын, аларны сәламәтләндерүне, эш белән тәэмин итүне оештыру турында» муниципаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында, 2024 елда районда 3 балаларны савыктыру лагерен кабул итү планлаштырыла: “Факел” балаларны савыктыру лагеренда - 912 кеше, "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә - 1200 кеше,“Йолдызлык" лагерендә 490 кеше, шул исәптән 20 кеше (палатка лагеренда) ял итәчәк.

Мәктәп яны лагерьларында 2024 елның җәендә 850 кеше ял итәчәк. Мәгариф оешмалары каршындагы хезмәт һәм ял лагеренда 18 көнлек көндезге сменада- 500 кеше ял итәчәк. Зәй муниципаль районында 17 ел дәвамында «Минем ишегалды лагере» проекты эшли. Әлеге лагерьларда төрле сәбәпләр аркасында шәһәр читендәге лагерьларга бара алмаган балалар ял итә. Ел саен проектта катнашучы балалар саны җәйге чорда 1000 нән артык тәшкил итә.

«Йолдызлык» балаларны савыктыру лагеренда быел 01.06.-27.08.ка кадәр җәйге дүрт смена оештыру планлаштыра. Балаларның шәһәр читендәге лагерьга керү вакытлары: 1 смена 01.06. - 21.06.; 2 смена 24.06. - 14.07.; 3 смена 18.07.- 07.08.; 4 смена 10.08. - 27.08.; 20 кешедән торган палаткалы смена 01.07. дән 07.07.2024 елга кадәр планлаштырылган, анда хәрби-патриотик клублар сугышчылары катнаша.

«Факел» балаларны савыктыру лагере:1 смена - 01.06. - 21.06.; 2. смена - 24.06. - 14.07.; 3. смена - 17.07. - 06.08.; 4. смена - 09.08. - 29.08;

“Ялта - Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә балаларны савыктыру лагере: 1 смена - 01.06. - 21.06.; 2. смена - 24.06. - 14.07.; 3. смена - 17.07. - 06.08.; 4. смена - 09.08. - 29.08;

Көндезге лагерьлар эше 01.06. - 26.06. дәвамында 1 нче мәктәп, 2 нче мәктәп, 3 нче мәктәп, 4 нче мәктәп, 5 нче мәктәп, «Р.Ш. Фардиев исемендәге татар гимназиясе».

Хезмәт һәм ял лагерьлары эше : 01.06.- 22.06. - 1 нче мәктәп, 2 нче мәктәп, 3 нче мәктәп, 4 нче мәктәп, 5 нче мәктәп, «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» һәм 13 авыл мәктәбендә: Аксар, Александр Бистәсе, Бигеш, Кадер, Бухарай, Түбән Биш, Югары Мәлем, Төги, Сарсаз - Баграж, Сәвәләй, Якты Күл, Чыбыклы, Поручик, Югары Шепкә гоүмбелем бирү мәктәпләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International