«Чиста яр» акциясе

2024 елның 3 мае, җомга
Җирдәге бер генә тереклек тә судан башка ярала да, яши дә алмый. Су – тормыш, тереклек чыганагы. Соңгы вакытта сулыкларның, елга, күл ярларының чисталыгы күп төрле сораулар тудыра башлады. Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбе экология отряды “Чиста яр” акциясе кысаларында авыл җирлегендә урнашкан сулыкның ярларын чистарту эшен башкарды. Акциянең максаты күлнең ярларын көнкүреш чүбеннән генә чистарту түгел, шулай ук авыл халкының игътибарын су буйларын чисталыкта тотарга өндәү дә иде әле. Игелекле эшләре белән укучылар өлкәннәрне әйләнә – тирә мохитебезгә сакчыл карашка өндәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International