"Чиста ишегалды” экология акциясе

2024 елның 3 мае, җомга
«ЭКОяз-2024» кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында «Чиста ишегалды» акциясе үткәрелде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясе – бала тормышына тәэсир итүче мохитләрнең берсе, чөнки бала вакытының күп өлешен шунда үткәрә. Аның ни дәрәҗәдә чиста, матур һәм уйлап планлаштырылуыннан безнең нинди кешеләр тәрбияләвебез дә бәйле. «Чиста ишегалды» акциясендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты, аның барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигать белеме, экология культурасы күнекмәләрен алды. Узган елгы яфракларны балалар бакчасы территориясеннән җыеп алу өчен шактый тырышырга туры килде. Моңа бер генә көн китмәде. Кече яшьтән алып зурга кадәр барысы да эшләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International