Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
570 меңнән артык татарстанлы хезмәт кенәгәләренең электрон вариантын сайлады
2024 елның 3 мае, җомга
Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте. Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе - мәгълүматлар белән даими танышып барырга мөмкин. Аларны санаулы минутлар эчендә Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинет аша өземтә рәвешендә алырга мөмкин. Эш бирүче үзгәрешләр хакында Россия Социаль фондына мәгълүмат тапшырганнан соң, ул берничә көн эчендә электрон хезмәт кенәгәсендә чагылдырыла. Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе ияләре эшкә урнашу өчен белешмәләрне дистанцион рәвештә, шул исәптән башка төбәккә дә җибәрә ала. Юридик яктан мондый чыгарылма кәгазь хезмәт кенәгәсенә тиң. Ул цифрлы имза белән раслана һәм эш бирүчегә, электрон почтаны да кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән җибәрелә. Кирәк булганда, электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматларның кәгазь вариантын Татарстан Социаль фондының клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин, анда белгечләр белешмәләрне имза һәм мөһер белән раслаячаклар. "Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны белешмә рәвешендә эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик бу очракта ул хезмәткәрнең әлеге оешмада эшләгән чоры турында гына мәгълүмат бирә ала. Оешманың техник мөмкинлегенә карап, мәгълүмат электрон рәвештә яки кәгазьдә бирелә. Әлегә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли алалар», - дип искәртте Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. Сорауларыгыз булган очракта сез 8 800 100 00 01 номеры буенча төбәк контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз(шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз